11 декабрьдә 2025 елда инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яисә) реконструкцияләү өчен индустриаль (сәнәгать) паркларны сайлап алуда катнашуга заявкалар әзерләү буенча уку семинары узды.
Министрлык вәкилләре сәнәгать паркларының идарәче компанияләренә сайлап алуда катнашу өчен документлар әзерләү һәм тапшыру процессын, финанслау юнәлешләрен аңлаттылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, сайлап алуда катнашуга гаризаларны җыю агымдагы елның 3 декабреннән 25 декабренә кадәр Министрлыкка буйсынучы «Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәге» АКО оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.