«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә үзмәшгуль курьерлар һәм такси йөртүчеләр өчен онлайн-интенсив уздырачак. Катнашучылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак.
«Мин – үзмәшгуль» онлайн-интенсивына гаризалар кабул итү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Уникаль программа 5 лекциядән тора, аның кысаларында чакырылган спикерлар курьерларга һәм такси йөртүчеләргә үзмәшгульлек, һөнәри үсеш һәм шәхси күнекмәләрне үстерү турында сөйләячәкләр.
Лекцияләр тыңлаганнан һәм тест биремен узганнан соң барлык катнашучылар арасында призлар уйнатылачак:
- Эш һәм көндәлек тормыш өчен 4 велосипед;
- 200 литр АИ-95 автомобиль ягулыгына 4 сертификат.
Электр велосипеды һәм 1000 литр АИ-95 автомобиль ягулыгына сертификат төп призлар булачак.
«Мин – үзмәшгуль» онлайн-интенсивын теләсә кайсы вакытта узарга мөмкин. Җиңүчеләргә бүләкләр 18 декабрьдә булачак бүләкләү тантанасында тапшырылачак.
Әлеге сылтама буенча тулырак мәгълүмат алырга һәм катнашуга гариза калдырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.