ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров бизнес белән кире элемтә механизмын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицион климатны үстерү бүлеге белән берлектә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән инвестицион һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары белән кире элемтә механизмын гамәлгә ашыруның агымдагы статусы мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы региональ инвестицион стандартның яңа инструментын - бизнес белән кире элемтә механизмын кертү буенча 30 «сынау» төбәгенең берсе булып тора. 

Бу инструмент бизнес очраша торган төп проблемаларга вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Әгәр сез эшкуарлык эшчәнлеге субъекты булсагыз һәм бизнес алып барганда нинди дә булса проблемалар туса, сылтама аша «Дәүләт хезмәтләре»ндә шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International