Агымдагы елның 12 ноябреннән 15 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Росатомның җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе белән берлектә «Үтәли инвестиция агымы» проекты буенча эшче төркемнәр утырышлары узды.
Инвестицион җәлеп итүчәнлекне яхшыртуга юнәлдерелгән төп инструментларның берсе – төбәк һәм муниципаль инвестицион стандартлар (Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 30.09.2021 ел, № 591 боерыгы белән расланган).
Стандартның эчтәлеге буенча иң әһәмиятле элементы – инвестиция кагыйдәләре җыелмасы. Бу инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда таләп ителә торган иң мөһим хезмәтләр буенча дәүләт органнарының, муниципалитетларның, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның һәм инвесторларның үзләренең гамәлләре алгоритмы, шул исәптән:
- төзелешкә рөхсәт бирү,
- объектларны файдалануга тапшыру,
- электр, газ, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру,
- җир кишәрлекләрен арендага алу.
Инвестиция кагыйдәләре җыелмасы «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Үтәли инвестиция агымы» проекты белән тыгыз бәйләнгән. Эш инвесторның гамәлләрен кыскартуга юнәлдерелгән.
Бүген эш төркемнәре утырышлары йомгаклары буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр әзерләнде һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Хезмәт җитештерүчәнлеге, капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру департаменты директоры урынбасары Анастасия Викторовна Лагута белән очрашуда фикер алышынды.
Республиканың Икътисад министрлыгы инвестицион климатны яхшырту эшен дәвам итә.