2025 елда Татарстан предприятиеләренә ярдәм итү өчен бюджеттан бүлеп бирелә торган акчалар күләме сакланачак. Республика ярдәм институтлары капитализациясен һәм төбәк бюджеты акчаларын исәпкә алып, ярдәм 8 млрд сумнан артык булыр дип фаразлана.
Бу хакта «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова сөйләде.
«Гомумән алганда, агымдагы елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән акчалар күләме, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм ярдәм инфраструктурасы оешмаларының капитализациясен исәпкә алып, якынча 7,7 млрд сум тәшкил итәчәк», - дип билгеләде спикер.
Бүлеп бирелә торган акчалар кысаларында республикада ташламалы микрозаймнар, поручительлекләр, лизинг, субсидияләр һәм грантлар, «Минем бизнес» үзәге һәм «Экспортка ярдәм үзәге» хезмәтләре, сәнәгать парклары территорияләрен үстерү программасы кергән финанс һәм финанс булмаган чараларның киң җыелмасы гамәлгә ашырыла. 2024 елның агымдагы чорында якынча 3 мең КУЭ федераль һәм республика программалары буенча 68 млрд сумнан артык финанс ярдәме алган.
Шулай ук республикада финанс булмаган ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Финанс булмаган программалар акселерация принцибы буенча формалаштырылган, аерым алганда - бу үзмәшгуль, эш башлаучы һәм гамәлдәге эшкуарларга ярдәм итү, шулай ук сату базарларын киңәйтү һәм КУЭ субъектларын экспортка чыгару.