Министрлык һәм бизнеска ярдәм итүче ведомство буйсынуындагы институтлар вәкилләре КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында матбугат конференциясендә катнашачак

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2024 елның 14 ноябрендә 13:00 сәгатьтә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар арасында икътисад министрының беренче урынбасары — Эшкуарлыкны  үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» ММК генераль директоры Айдар Салихов, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КО директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Рәсим Усманов, шулай ук бизнесны яклау институтлары җитәкчеләре бар.

Үткәрү урыны: «ТАТМЕДИА» АҖ (Декабристлар ур., 2 йорт, 1 кат, матбугат конференцияләре залы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International