Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Росатомның җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе белән берлектә «Үтәли инвестиция агымы» проекты буенча эшче төркемнәр утырышлары уза.
Әйтик, бүген утырыш кысаларында төзелешкә рөхсәт алу, объектны файдалануга тапшыру һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренә техник тоташу буенча алгоритмнар каралды.
Республиканың инвестицион климатын яхшырту максатларында эш төркемендә катнашучылар процедураларга җентекле анализ ясадылар, гамәлдәге стоп-факторларны бетерүгә юнәлдерелгән элек расланган чаралар планының үтәлеше каралды.