Татарстанның ярты мең үзмәшгуль кешесе КУЭ илкүләм проекты буенча ярминкәләрдә катнашкан

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча республика үзмәшгульләре җитештергән продукцияне сату өчен оештырылган 13 ярминкә узды. Анда 486 кеше катнашкан. 

Бүген Татарстанның «Минем бизнес» үзәге 22-24 ноябрьдә «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак ярминкәдә катнашу өчен үзмәшгульләрдән гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә. 

Ярминкәдә республика осталары үз продукцияләрен – агач һәм күннән эшләнгән әйберләрне, фарфор савыт-сабаларны, дизайнер бизәнү әйберләрен, фермер продукциясен, уенчыкларны, өй декоры әйберләрен һәм башка товарларны тәкъдир итәләр һәм саталар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре даими нигездә уза. «Минем бизнес» үзәге гражданнар трафигы югары булган урыннарда яки шәһәр вакыйгалары кысаларында бушлай җиһазландырылган сәүдә нокталары оештыра. 

Шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика эшкуарлыкны үстерү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары – микрозаймнар, поручительлекләр, шулай ук продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча өйрәтү программалары һәм башкалар. 

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.

Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча алырга мөмкин +7(843)524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International