Туризм үсеше өчен объектларны күрсәтә белү кирәк

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында республикада туризмны үстерү буенча бик зур эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта башкалада туристлар өчен инфраструктура тулысынча әзер диярлек. Тик инфраструктура булу гына җитми шул - кызыклы урыннарны кунакларга дөрес итеп тәкъдим итә белергә дә кирәк.

Татарстан бизнес-туризмга өстенлек бирә

Бүген Казанда Россиядә туризм тармагын үстерүгә багышланган халыкара форум ачылды. Чараның Татарстанда уздырылуы юкка түгел. Соңгы елларда республика туристларда зур кызыксыну уята. Әлбәттә, бу вәзгыятькә, беренче чиратта, спорт һәм мәдәни чаралар аеруча йогынты ясый.

Шулай да, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикабызны танытуда зур роль уйный торган тагын бер юнәлеш бар. Ул да булса - бизнес-туризм. «Без республика территориясендә төрле халыкара, россиякүләм конференцияләр, фәнни-гамәли форумнар, нефть сәнәгате, банклар эшчәнлеге белән бәйле чаралар уздырырга тырышабыз. Әлеге чараларга, кагыйдә буларак, бик күп халык җыела. Аларга эшлекле очрашулардан тыш, Казан шәһәре, республика буйлап экскурсияләр дә оештырыла», - дип белдерде үзенең чыгышында премьер-министр.

Аның сүзләренә караганда, туризмның әлеге юнәлешен камилләштерү алга таба да дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, бу эшчәнлек Татарстанга халыкара дәрәҗәдә үз брендын булдыруда әһәмиятле роль уйнарга тиеш.

Чит илләр Россия туристларын аеруча ярата

Россиядә тышкы туризм эчке туризмга караганда күпкә популяррак. Моның шулай икәнлеген ЮНВТО (Халыкара туристлык оешмасы) әгъзалары белән элемтә программасы җитәкчесе Жанна Яковлева да ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, чит илнең туристик компанияләре өчен Россия халкы бик кадерле. Нәкъ менә алар шул илләрдә туризмның чәчәк атуына йогынты ясый, ил бюджеты керемнәрен арттыра.

Россиялеләр сәяхәт итәргә яратучы халык буларак танылгач, нишләп илдә туризм тармагы һаман да «кара урман» булып кала бирә? Докладчы сүзләренә караганда, беренче чиратта, бу кешенең холык үзенчәлекләре белән бәйле. «Чит ил «капкалары ачылгач», халык өере белән шунда омтылды. Тик менә соңгы елларда әлеге вәзгыять әкренләп үзгәрә башлады кебек. Россиялеләр үз илләрендә дә игътибарга лаек булган тарихи урыннарның күплегенә төшенде», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Жанна Яковлева.

Туристлар Казанны Кремль аша гына белә

Чыннан да, Россиядә туристлар өчен кызыклы булган объектлар бихисап. Кызганычка каршы, аларның күбесен туристларга тәкъдим итә белмиләр һәм бу мәсьәлә күптән инде россиякүләм проблемага әверелгән. «Безгә туризм өлкәсендә теләк-тәкъдимнәр җитми. Креатив идеяләргә бай шәхесләр дә бар, югыйсә. Тик ни сәбәпледер, без аларга ярдәм генә итә белмибез. Алар тарафыннан килгән тәкъдимнәр һаман да арткы планда кала бирә», - дип саный Россиянең Эчке туризм ассоциациясе вице-президенты Сергей Поздняков.

Аның фикеренчә, туризм белән бәйле объектлар эшчәнлеген оештырганда, беренче чиратта, турист турында уйлау кирәк. Әлеге объектлар аның күзенә ерактан ук ташланып торсын. Кызганычка каршы, Казанда андый уникаль объект берәү генә - ул да булса Кремль.

Татарстан җанатарлар белән эшләгә өйрәнәчәк

Шулай да, киләсе елдан Татарстанда туризм тагын да югарырак темплар белән үсә башларга тиеш. Ник дигәндә, ел ахырына кадәр Россиянең туризм буенча Федераль агентлыгы һәм Татарстан арасындагы махсус килешүгә кул куелырга тиеш. Аның кысаларында республика туризм өлкәсендәге өр-яңа технология һәм инновацион чишелешләрне тормышка ашыру өчен мәйдан ролен үтәячәк.

Әлеге килешүнең тагын да кызыклырак пункты - тиздән Татарстанда җанатарлар белән эшләү юлларын өйрәнә башлаячаклар. Бу эшчәнлек 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында башкарылачак. Җанатарларның барысын да тиешле урыннарга урнаштыру, уңайлы шартлар белән тәэмин итү мөһим. Республика бу эшкә киләсе елдан ук өйрәнә башлый. Әгәр дә Татарстанда әлеге тәҗрибә уңышлы дип табылса, ул илнең калган төбәкләрендә дә җәелдереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International