Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчы көне белән котлыйм! Бу көнне һәрберегезгә хезмәтегез, профессиональлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.
Бүген икътисадчыдан башка теләсә нинди структураның эшләвен күз алдына китерүе кыен. Сезнең нәтиҗәле эшегез зур булмаган компанияләрнең, шулай ук эре корпорацияләрнең, холдингларның, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының уңышына йогынты ясый, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.
Заманча чынбарлык һәм цифрлы икътисадның яңа чоры безгә белем һәм идеяләрне куллану, яңа, кайчакта катлаулы һәм стандарт булмаган чишелешләр эзләү өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Республикабызның һәм илебезнең кризисларга каршы тору һәм заманча таләпләргә лаеклы җавап бирү сәләте нәкъ менә алардан тора. Безнең команда эше нәтиҗәсендә Татарстан икътисады бу бурычларны уңышлы үти.
Бәйрәм белән сезне! Ныклы сәламәтлек, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм куелган максатларыгызга ирешүегезне телим!
Ихтирам белән, Мидхәт Шаһиәхмәтов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -
Татарстан Республикасы икътисад министры