Мидхәт Шаһиәхмәтов РФ субъектларында КУЭ субъектларына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе субъектларында КУЭ субъектларына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры М.Г.Решетников белән күреште.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республикада 14 сәнәгать паркы өчен инфраструктура булдырылган, анда меңнән артык резидент эшли һәм 27 меңнән артык эш урыны булдырылган. 2023 ел ахырына резидентлар әйләнеше 197 миллиард сум тәшкил иткән, ә 2024 елның тугыз аенда — 220,7 миллиард сум. Федераль бюджеттан 3 664,9 миллион сум акча җәлеп ителгән, Татарстан Республикасы 2 198,4 миллион сум акча бүлеп биргән.

ТР Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары өчен җиһазлар сатып алуны финанслау турында сораулар бирде. Күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү республикабыздагы күпсанлы проектларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International