Россиядә ислам финансларын үстерү кысаларында хезмәттәшлек турында мөһим белдерү

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы Еллык конференция барышында Татарстан рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында AAOIFI һәм Россия Федерациясе Үзәк банкы арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандумга рәсми имза салынды. 

Әлеге килешү Үзәк Банкның AAOIFI оешмасына керүен күздә тота, бу исә норматив-хокукый базаны ныгыту өчен нигез булдырачак һәм Россия Федерациясендә дә, аннан читтә дә кызыксынган якларның таләпләренә туры килә торган нәтиҗәлерәк һәм стандартлаштырылган финанс процессларын бергәләп эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Дөньякүләм финанс базарлары динамикасын һәм глобаль икътисадта ислам финансларының үсә баручы ролен исәпкә алып, хезмәттәшлек турындагы әлеге меморандумның әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Бу килешү AAOIFI һәм Россия Федерациясе Үзәк банкы арасында партнерлык мөнәсәбәтләренең тирәнәюен раслап кына калмый, ә финанс яктан җайга салу өлкәсендә алдынгы практикаларны һәм стандартларны интеграцияләү өчен яңа мөмкинлекләр дә ача.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International