2024 елның 15 ноябрендә Казанда интернет-сәүдә буенча икенче «Минем бизнес. E-com. Сатуларны активлаштыру коды» масштаблы түләүсез форумы узачак, анда Россия маркетплейслары лидерлары, базар экспертлары һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре катнашачак.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча оештырылган форумда маркетплейсларга һәм аналитика сервисларына техник ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәтләр эшләячәк, аларның белгечләре форумда катнашучыларның интернет-бизнес үсешенә бәйле сорауларына җавап бирәчәк.
Чара Татарстан башкаласында икенче тапкыр узачак. Узган ел анда көндезге форматта 1200дән артык кеше катнашып, тагын 45 меңе онлайн-трансляциягә тоташкан.
Вакыйга бер мәйданчыкта иң яхшы эшкуарларны һәм e-commerce экспертларын җыячак. Быел форумның спикерлары Wildberries оештыручысы, «РВК» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким, Ozon дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Дмитрий Ким, МагнитМаркет генераль директоры Константин Измайлов, Яндексның электрон коммерция сервисларының корпоратив мөнәсәбәтләре буенча директоры Дмитрий Русаков һәм МегаМаркет реклама платформасын үстерү буенча директор Трубицин Дмитрий, шулай ук VK, 12 STOREEZ, ВсеИнструменты.ру, Авито һ.б. булачак.
Спикерлар электрон коммерциянең, югары конкуренциянең һәм үз сатып алучылары өчен көрәшнең яңа кагыйдәләренең агымдагы шартларында эшкуарларның мәйданчыкларның һәм цифрлы инструментларның барлык мөмкинлекләрен үз файдаларына куллана алулары турында сөйләячәкләр. Форум катнашучыларга бизнес өчен «активлаштыру кодын» ачачак, онлайн-сатуларны үстерү стратегиясен төзергә ярдәм итәчәк һәм E-comда акча эшләү мөмкинлекләрен күрсәтәчәк.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак. Форумны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге» АКО белән берлектә «Минем бизнес» үзәге чыгыш ясый.
Форумда Татарстанда теркәлгән компанияләр вәкилләре, шулай ук үзмәшгульләр шәхсән яисә онлайн-режимда катнаша ала. Катнашу түләүсез. Форумга әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин.