Россиядә шәригать нормалары буенча беренче төбәкара финанс килешүе уздырдылар

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

«СТАТУС-ИНВЕСТ» инвестиция платформасында «Эшкуарлыкка һәм инновацияләргә ярдәм итү буенча Шәйх Зәйед исемендәге фонд» (Чечен Республикасы) «Амаль» җитештерү берләшмәсенең «Цифрлы мөдәрәбә» продукты буенча (Татарстан Республикасы) 40 млн.сумлык финанслауны гамәлгә ашырды. Килешүнең инициаторы һәм оештыручысы «АС САЛЯМ» КҖ (Татарстан Республикасы).

Әлеге килешү цифрлы инструментларны кулланып Россиядә партнерлык (ислам) капиталының заманча базарын формалаштыру өчен беренче һәм нигез булып тора. Шул ук вакытта килешү төбәкара характерда булды – инвестор һәм инвестицияләр алучы ролендә анда партнерлык финанслары буенча эксперимент уза торган РФнең ике субъектыннан компанияләр катнашты (Чечен Республикасы һәм Татарстан Республикасы).

«Мудараба» ислам финанс продукты – финанслау килешүе, аның кысаларында инвестор заемчыга финанслау суммасын бирә һәм керем буларак заемчы җәлеп ителгән акчалар хисабына гамәлгә ашыра торган проект тудырган табыштан өлеш ала.

Платформаның клиент-инвесторлары булып физик затлар, шәхси эшкуарлар һәм теләсә нинди оештыру-хокукый формасындагы компанияләр – партнерлык финанслары принципларын уртаклашучылар да, Россия базары өчен яңа продукт белән танышучылар да чыгыш ясый ала.

Инвестицион кертемнәрне таләп итә торган проектлар өчен финанслауны Россия Федерациясе территориясендә эшләүче, эшчәнлеге шәригать нормаларына туры килгән Россия компанияләре ала ала.

«Статус-инвест», "АС САЛЯМ"  белән берлектә, ислам банкингы өлкәсендә биш продукт эшли, алар арасында – факторинг операцияләренең аналогы, проектлы финанслау һәм заемчыларның әйләнештәге акчаларын финанслау һ.б. Ә облигацияләрне урнаштыру аша (аерым очракларда) финансларны җәлеп итү закон нигезендә рөхсәт ителүен исәпкә алып, бу, мөгаен, сукук ислам облигацияләрен чыгару киселешендә формалашучы партнерлык капиталы базарының үсеш юнәлешләренең берсе һәм состав өлеше булыр.

Шуны ассызыклап үтү мөһим, үткәрелгән килешү Россиягә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен нигез сала һәм алшартлар тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International