Бүген «Муниципаль сәгать» проекты кысаларында Кама Тамагы МР белән очрашу узды

2024 елның 11 октябре, җомга

2024 елның 11 октябрендә ТР Инвестиция үсеше агентлыгында Кама Тамагы муниципаль районы белән «Муниципаль сәгать» узды.

Район башлыгы муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсеше, аның конкурент өстенлекләре, агымдагы инвестиция проектлары һәм районда бизнес өчен потенциаль урыннар турында сөйләде. Наил Вазыйхов шулай ук 2024 елга район икътисадына һәм социаль өлкәгә җәлеп ителгән төп капиталга инвестицияләр күләме буенча инвестиция планы белән дә уртаклашты. Ул 426 млн.сум тәшкил итә. Аларның төп өлеше авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.

Спикер районның туристлык потенциалы югары булуын билгеләп үтте. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында «Кама трофее» кунакханә комплексының номер фондын арттыруга һәм яхшыртуга ирешелде. Бүген ял һәм туризм объектлары өчен туристик җиһазлар сатып алу өчен субсидияләр бирү конкурсы әле дәвам итә һәм 4 ноябрьгә кадәр катнашу өчен гариза бирергә мөмкин», – дип искә төшерде министр урынбасары.

Сәрия Салих кызы шулай ук кече һәм урта бизнесны, шул исәптән сәнәгать өлкәсен үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру зарурлыгына да игътибар итте. Моның өчен район эшкуарларына «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм төбәк ярдәм чаралары күрергә мөмкин.

«Богородская ярмарка» сәнәгать паркын булдыру дәүләт ярдәме белән үсешнең бер мисалы булып тора. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының ташламалы микрозаймы нәтиҗәсендә идарәче компания сәнәгать паркы өчен участок сатып алган, парк территориясендә резидентлар производствоны башлап җибәрү өчен кирәкле барлык коммуникацияләр инде бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International