Татарстанның «Минем бизнес» үзәге 3 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәдә катнашу өчен үзмәшгульләрдән гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә.
Ярминкәдә республика осталары үз продукцияләрен – агач һәм күннән эшләнгән әйберләрне, фарфор савыт-сабаларны, дизайнер бизәнү әйберләрен, фермер продукциясен, уенчыкларны, өй декоры әйберләрен һәм башка товарларны тәкъдир итәләр һәм саталар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре даими нигездә уза. «Минем бизнес» үзәге гражданнар трафигы югары булган урыннарда яки шәһәр вакыйгалары кысаларында бушлай җиһазландырылган сәүдә нокталары оештыра. Соңгы ярминкә Республика көнендә Бауман урамында узды. Анда 120дән артык үзмәшгуль катнашкан, алар 3 млн.сумга якын акча эшләгән.
Шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика эшкуарлыкны үстерү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары – микрозаймнар, поручительлекләр, шулай ук продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башкалар.
Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.
Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.