«Минем бизнес» үзәге челтәрдә мошенниклыктан саклау турында сөйли

2024 елның 13 сентябре, җомга

Ярдәм институты хәбәр иткәнчә, соңгы берничә атнада хезмәтләрдән файдаланучыларга һәм «Минем бизнес» социаль челтәрләренә язылучыларга билгесез кулланучылардан төрле тәкъдимнәр белән хәбәрләр килә башлаган. «Минем бизнес» үзәге мошенниклыктан саклый торган мәгълүмати карточкалар әзерләде. 

Карточкалар белән Министрлыкның рәсми телеграм-каналында танышырга мөмкин: https://t.me/merttatarstan/2251

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез законсыз гамәлләргә тарысагыз яки мошенниклык шаһиты булсагыз, әлеге "02" (мобиль "102"), "112" телефоннары буенча яки Татарстан Эчке эшләр министрлыгының  291-20-02 "ышаныч телефоны"на шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International