Татарстанда партнерлык (ислам) финанслары өлкәсендәге килешүләр саны һәм операцияләрнең гомуми күләме ике тапкырга артты

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бу хакта «KazanDigital Week - 2024» халыкара форумының «Татарстанда ислам финанслары» секциясендә республика икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов сөйләде. 

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасында партнерлык (ислам) финанслары өлкәсендә эш инде 15 елдан артык алып барыла, ислам финанслары принципларына нигезләнгән аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган. Партнерлык финанслары буенча эксперимент үткәрү турында 417 нче Федераль закон кабул итү бу базарда активлыкны сизелерлек арттырды. 

«2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда килешүләр саны һәм финанс операцияләренең гомуми күләме узган елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда ике тапкырга артты», – дип ассызыклады Роман Әмирханов.

Спикер билгеләп үткәнчә, Россиядә партнерлык финансларын үстерү перспективалары операцияләрне гамәлгә ашыру өчен имин һәм уңайлы цифрлы инфраструктура булдыру белән бәйле.

«Финтехны финанс хезмәтләренә керү мөмкинлеген киңәйтү катализаторы дип санарга мөмкин. Бүген смартфоннар һәркемдә диярлек бар һәм бу партнерлык финанслары өлкәсендә эшләүче финтех-компанияләр өчен уңай шартлар тудыра, – дип сөйләде спикер. – Мондый компанияләрнең саны арту партнерлык финанслары базарында катнашучыларга хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирәчәк һәм, димәк,халык һәм бизнес өчен киңрәк һәм һәркем файдалана алырлык финанс продуктлары һәм хезмәтләр тәкъдим итеп, үзләренең финанс хезмәтләре спектрын киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International