«Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумы кырларында Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе урынбасары Владимир Кононов һәм ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров катнашында «Интеллектуаль милек базарын үстерү өчен цифрлы платформалар: фән һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чараны төбәкнең Икътисад министрлыгы Фәнни-техник мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырды.
Сәламләү чыгышында Татарстан икътисад министры урынбасары Динар Шакиров интеллектуаль милек базары үсеше өчен цифрлы сервисларның мөһимлеген ассызыклады, шулай ук «Татпатент» республика системасы мөмкинлекләре турында сөйләде.
Искәртеп үтик, «Татпатент» инновацион чишелешләр һәм перспектив проектлар булдыруда һәм эшләтеп җибәрүдә инноваторларга һәм бизнесменнарга ярдәм итүче платформа булып тора. Платформа 2018 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә булдырылды һәм проект офисы булып тора, анда һәр команда уникаль чишелешләр булдырырга, инновацион идеяләрне грантлар алуга, уңышлы гамәлгә кертүгә һәм беренче сатуларга кадәр җиткерергә өйрәнә ала. Платформада эшкуарлыкка республика һәм федераль ярдәмнең актуаль чаралары һәм башка файдалы сервислары тәкъдим ителгән.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук интеллектуаль милек базары үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. Инвестицияләр җәлеп итү өчен технологияләр базарында интеллектуаль милек объектлары белән идарә итү һәм аларны гамәлгә ашыру өчен цифрлы платформалар, шулай ук базарда катнашучыларның матди булмаган активлары һәм практик кейслары хисабына компанияләрнең капитализациясен арттыру.