Татарстан Республикасының Гарантия фонды Әлмәттәге шәхси стоматология клиникасына 6,5 млн.сумлык поручительлек бирде. Ташламалы ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә күрсәтелде.
Стоматология үзәге 2016 елда оештырылган. Үзәктә пациентларның теш сәламәтлеген һәм теш-аңкау системасын комплекслы дәвалау һәм тернәкләндерү өчен кирәкле заманча медицина җиһазлары, шул исәптән хирургия, имплантология, протезлау һәм утратавыш диагностикасы өчен аппаратлар бар.
Стоматология үзәген үстерү һәм күрсәтелә торган хезмәтләр ассортиментын киңәйтү өчен «Дентал–Люкс» компаниясенә займ акчалары кирәк булган. Компаниянең займ акчаларын җәлеп итү өчен гарантияле ярдәмне Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды күрсәтте. Институт «Ярдәм – 2024» продукты кысаларында 6,5 млн.сумга поручитель булды.
Ярдәм нәтиҗәсендә компания коммерция банкында 30 млн.сумга якын займ акчаларын җәлеп итә һәм Әлмәт шәһәрендә клиника урнаштыру өчен үз бинасын сатып алуга акча юнәлтә ала. Үз күчемсез милеген сатып алу бизнесны масштаблаштыру һәм үстерү өчен беренче адым була. Бүген клиникада 11 белгеч эшкә урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.
Татарстан эшкуарлары сайтта яки Фондка шәхсән мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала.
Республикада эшкуарларга ярдәм Татарстан Икътисад министрлыгы һәм ведомство карамагындагы бизнесны үстерү институтлары тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.