Яңа уку елында Татарстанның 11 мең укучысын илкүләм проект буенча эшкуарлык компетенцияләренә өйрәтәчәкләр

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2022 елдан Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 5-7 сыйныфларда 23 100 укучы белем алды. Быел «Мәктәп бизнес-старты» программасы Казаннан, шулай ук республиканың кече шәһәрләреннән һәм авылларыннан 11 мең баланы үз эченә алачак.

«Программаның гамәлдә булу нәтиҗәләре буенча без укытучылардан да, балалардан һәм аларның ата-аналарыннан да бик күп уңай җаваплар алдык.  Укыту программасы, чыннан да, бик кызыклы, бай һәм мәгълүмати. Без төрле профильле экспертларны, шул исәптән гамәлдәге эшкуарларны чакырабыз, алар балаларга бизнесның нәрсә икәнен, аның хуҗасы нинди белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешлеген беренче заттан сөйлиләр», – дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Проектның беренче этабында дәресләр эшлекле уен форматында узачак һәм Казан шәһәре, шулай ук Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыллары мәктәпләрен колачлаячак. Эшлекле уенны уңышлы башкарып чыгачак укучылар проектның киләсе этабында эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләренә тирәнтен өйрәтү узачак. 

Яңа ел алдыннан укучыларны хәйрия мәктәп ярминкәсендә катнашу көтә, ә аннары – бизнес-кейслар чемпионаты. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2025 елның язына билгеләнгән. Республика проектында җиңүчеләрне Мәскәүгә һәм «Сколково» технопаркына бару көтә.

«Мәктәп бизнесы-старты» проектын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» төбәк үзәге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International