Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге төбәк бизнес-бергәлеге вәкилләрен һәм барлык битараф булмаган гражданнарны #МойбизнесПомогает Бөтенроссия хәйрия хәрәкәтенә кушылырга һәм Курск өлкәсе балалары өчен мәктәп кирәк-яракларын җыюда катнашырга чакыра.
Инициатива Курск өлкәсе укучыларын яңа уку елына әзерләргә ярдәм итәчәк. Хәзер балаларга индивидуаль укытуның яңа техник чаралары — планшетлар һәм ноутбуклар, шулай ук мәктәп өчен теләсә нинди товарлар: ручкалар, буяулар, альбомнар, рюкзаклар, көндәлекләр һәм башкалар кирәк.
Өч ысул белән ярдәм итәргә мөмкин:
1. Мәктәп өчен кирәкле товарларны мөстәкыйль сатып алырга һәм сезнең төбәкләрдә «Минем бизнес» үзәкләрендә ресепшенга яки махсус акция стойкаларына китерергә.
2. Әйберләргә маркетплейслар аша әлеге адреслар буенча заказ бирергә:
Посылка бирү өчен QR-кодны әлеге чат-ботка җибәрергә кирәк: @HelpKurskTogether_bot
3. Акчаларны исәп-хисап счетына күчерергә:
«Мир детства» өлкә хәйрия марафоны:
и-х/сч 40701810733000000033
ИНН 4632133740/ КГ 463201001
ОГРН 1144600001050 Курск шәһәре буенча ФСХ инспекциясенә (код 4632) ОКПО: 21833885
ОКАТО: 38401369000 ОКТМО:38701000001 ОКОГУ:4210014
ОКФС: 13
ОКОПФ: 20400
#МойбизнесПомогает – бу Бөтенроссия хәйрия хәрәкәте. Аны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ачылган «Минем бизнес» үзәкләре белән берлектә тәкъдим итте.
Актуаль мәгълүматны «кайнар линия»номеры буенча ачыкларга мөмкин:8(843)524-90-90