Татарстанда кече һәм урта бизнесның мәшгульлеге 15 мең кешегә арткан

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстанда эшкуарлар һәм бизнес белән шөгыльләнүче гражданнар саны арта. Әйтик, августта 2024 елның июль ае белән чагыштырганда эшкуарлар саны 101,6% яки 2,7 мең берәмлеккә арткан һәм 171,5 мең субъект тәшкил иткән.

«Бизнеста эшләүче гражданнар санында да уңай динамика күзәтелә. Бүген аларның саны 769,3 мең кеше тәшкил итә. Ел башына үсеш – 102,0% яки 14,9 мең кеше», – дип сөйләде икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Аның сүзләренә караганда, икътисадый активлык үсеше федераль һәм республика чараларының комплекслы системасы белән бәйле, алар шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм җитештерүне киңәйтүгә, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. 2024 елда республика эшкуарларына финанс ярдәме күләме 55 млрд.сумнан артып киткән.

Татарстанда Эшкуарлыкка ярдәм фонды күбесенчә җитештерү секторы бизнесына еллык 4,5% ташламалы шартларда микрозаймнар бирә. Кредитлар 3 елга кадәр 5 млн сумга кадәр бирелә. Республикада эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә - алар өчен ставка 4,5% башлана. Татарстан Республикасы Гарантия фонды залог белән тәэмин ителеш җитмәгәндә 0,5% киметелгән ставкасы буенча кредит суммасының 70% кадәр поручительлек бирә. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ташламалы шартларда ярдәм күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International