«Алабуга» махсус икътисадый зонасында 2024 елның 13-18 октябрендә яшь эшкуарлар өчен технологияләр өлкәсендә «СтартТех» проекты (алда – Проект) узачак.
Проект үзебезнең брендларның танылуына ярдәм итүгә, чит илдә илнең уңай эшкуарлык имиджын булдыруга, Россиянең технологик стартап-проектлары санын арттыруны стимуллаштыруга, тулаем Россия Федерациясенең дә, шулай ук Россиянең аерым регионнарының да туристик һәм инвестицион потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.
Проектта катнашу ике трек буенча гамәлгә ашырылачак:
– «Таныштыру» трегы – эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән кызыксынган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен;
– «Гамәл» трегы – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь эшкуарлар өчен, аларның һәркайсы түбәндәге критерийларның берсенә туры килергә тиеш: Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән шәхси эшкуар; Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән юридик затны гамәлгә куючы/акционер; Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән, һөнәри керемгә салым түләүче зат (үзмәшгуль).
Проектны гамәлгә ашыру барышында катнашучылар командалары, аларны киләчәктә компания эшчәнлегенә кертү өчен, партнер предприятиеләрдән бизнес-кейслар хәл итәчәкләр.
Катнашу өчен 2024 елның 13 сентябрендә 23.59 сәг. кадәр (Мәскәү вакыты белән) «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «Росмолодежь.Бизнес» IT-платформасында Проектта катнашу өчен гариза бирергә кирәк (https://rosmolbusiness.ru/events/1f9098e3-22dd-4677-8595-b7865cb7dba4).