Быел программага Татарстан кызларыннан 92 заявка бирелгән, шулардан 35е сайлап алынган.
«Эшкуар әни» – Россиядә хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм итүгә юнәлдерелгән уникаль федераль программа.
«Программа балигъ булмаган балалары булган яки декретта утырган һәм үз бизнесларын эшләтеп җибәрергә яки үстерергә теләгән хатын-кызларга юнәлдерелгән. Катнашучылар старт өчен кирәк булганның барысын да ала: укулар уза, бизнес-план яза, фикердәшләр таба. Төбәк этабының иң яхшы проектлары 100 мең сумлык грант һәм продукцияне алга этәрүдә ярдәм ала, ә федераль этап җиңүчеләре — 1 миллион сумга кадәр грант һәм партнерлык тәкъдимнәре буенча ярдәм ала», – дип аңлата РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
Катнашучыларны лекцияләр, практик күнегүләр, бизнес-чыгышлар һәм остазлар белән аралашу көтә.
«Мондый проектлар көчле бергәлек һәм мохит ярдәменең Россиядә хатын-кызлар эшкуарлыгы үсешенә ярдәм итүен күрсәтә. Без ышанабыз, «Эшкуар әни»нең һәр катнашучысы уңышлы эшкуар гына түгел, ә үз хыялларына иярергә һәм бизнеста яңа үрләргә ирешергә әзер булган башка хатын-кызлар өчен дә илһам булачак», – дип билгеләде «Безнең киләчәк» фонды директоры Наталия Зверева.
23 августта узачак программа финалында әниләр үзләренең бизнес-проектын экспертлар жюриена тәкъдим итәчәкләр, алар җиңүчене билгеләячәк. Җиңүче үз эшен үстерүгә 100 мең сум күләмендә грант алачак.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан үткәрелә, «Эшкуар әни» программасы РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова инициативасы белән оештырылган.
«Эшкуар әни» программасын оештыручы – Россия Икътисади үсеш министрлыгы. Проектны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләр: «Безнең киләчәк» фонды, Россия хатын-кызлар берлеге катнашында КУЭ корпорациясе. Программаның операторы – «Синем бизнес – минем мөмкинлекләр» АКО. Проектның генераль партнеры – Wildberries маркетплейсы. Банк-партнер – СБЕР. Проектның партнерлары – VK компаниясе, iDialogue it-платформасы.