Динар Шакиров: эшкуарлык активлыгын контроль органнары тарафыннан артык басым ясалмыйча сакларга кирәк

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров контроль (күзәтчелек) органнары белән киңәшмәдә төп бурыч – эшкуарлык активлыгын артык административ басымнан башка саклап калу турында әйтте.

Бүген Икътисад министрлыгында бизнес белән багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен федераль хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре белән киңәшмә узды. 

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров ассызыклаганча, контроль органнарының бурычы – мөмкин булган хокук бозулар турында бизнесны кисәтү ясау, аларны бетерүдә ярдәм итү һәм эшкуарларның үз мәнфәгатьләренә дә, аларның товарларын һәм хезмәтләрен кулланучыларның да җавап бирә торган бизнесның имин эшләвен тәэмин итү.

Министр урынбасары үз чыгышында билгеләп үткәнчә, контроль органнары бурычларының берсе – кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең хокукый белемнәрен  арттыру, шулай ук мәҗбүри таләпләрне үтәүгә бәйле мәсьәләләр буенча эшкуарларга  мәгълүмат җиткерү һәм консультация бирү. Моның өчен рәсми каналларны – сайтларны, социаль челтәрләрне, интернет-порталларны һәм эшкуарлар өчен башка мәгълүмати ресурсларны кулланырга киңәш ителә. Шәхси консультацияләр уздырырга, шул исәптән онлайн-мессенджерларны да кулланып. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International