Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза уздыру турында хәбәр

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2024 елның 26 августыннан башлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Милли сәүдә маркасы» мәгълүмат билгесен алу һәм куллану хокукыннан мәхрүм итү тәртибен, шулай ук «Милли сәүдә маркасы» мәгълүмат билгесен куллану хокукын алуга таләпләрне раслау турында» 24.07.2018 ел, № 588 карарына экспертиза үткәрәчәк.

Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән  җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны әлеге норматив хокукый актны экспертизалау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Гавами консультацияләр уздыру срогы 2024 елның 26 августыннан 26 сентябренә кадәр.

Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм башка төрле икътисадый эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: Natalya.Tolcheeva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International