Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 2024 елның 21 августыннан башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең «Татарстан Республикасы территориясендә ветеринария өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче ветеринария өлкәсе белгечләрен теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2019 елның 12 ноябрендәге 179-од номерлы боерыгына экспертиза үткәрәчәк.
Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны әлеге норматив хокукый актны экспертизалау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Гавами консультацияләр уздыру срогы 2024 елның 21 августыннан 20 сентябренә кадәр.
Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм башка төрле икътисадый эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: Natalya.Tolcheeva@tatar.ru.