Татарстан экспортерлары өчен дустанә илләрнең сәүдә вәкилләре белән вебинарлар уза

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан экспортерлары сорауларына Африка дустанә илләре – Марокко, Нигерия һәм Эфиопиядәге РФ сәүдә вәкилләре җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган вебинарлар «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында узачак. 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, августта Африка илләрендә Россия Федерациясенең сәүдә вәкилләре белән вебинарлар үткәрәчәк: 

  1. 13.08.2024 көнне 11.00 сәгатьтә «Мароккода сәүдә вәкиле белән бер сәгать» вебинары. Теркәлү 12.08.2024 көнне 15.00 сәгатькә кадәр башкарылачак. Теркәлү өчен сылтама: https://forms.gle/Jkqho1cxgxBEMdRS6;   
  2. 14.08.2024 көнне 13.00 сәгатьтә «Нигериядә сәүдә вәкиле белән бер сәгать» вебинары. Теркәлү  13.08.2024 көнне 15.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү өчен сылтама: https://forms.gle/PqJfpEMdDBTYh4un9;   
  3. 22.08.2024 көнне 11.00 сәгатьтә «Эфиопиядә сәүдә вәкиле белән бер сәгать» вебинары. Теркәлү  21.08.2024 көнне 15.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Теркәлү өчен сылтама: https://forms.gle/pmh3BLwctzXXh8ZR8.   

Спикерлар яңа экспорт базарларына чыгу һәм үзләштерү мөмкинлекләре, экспортерлар очрашырга мөмкин булган киртәләр, Африка илләре бизнесы вәкилләре белән хезмәттәшлектә милли һәм мәдәни үзенчәлекләр турында сөйләячәк.   

Вебинарларга сылтамалар теркәлгән катнашучыларга электрон почтага җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш алып баручы яки башларга ниятләүче җитештерүчеләргә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан башкарыла. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Эшкуарларга ярдәм итүнең актуаль чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International