Татарстанда контент булдыру трендлары турында зур бушлай мастер-класс узачак

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

14 августта, 10:00 сәгатьтә Казанда контент булдыруда трендлар турында зур бушлай мастер-класс узачак. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган чараның спикерлары булып онлайн-алга этәрү өлкәсендәге экспертлар чыгыш ясаячак.  

«Телеграм 2024: бизнес өчен яңа инструментлар» дигән беренче блок Россия социаль челтәрендә эшләүгә багышланачак. Әлеге модульнең спикеры «CEO Thx loyalty»га, Телеграм-кушымталар булдыру сервисына нигез салучы Илһам Ильясов булачак. Ул социаль челтәрдә клиентлар белән эшне ничек автоматлаштырырга һәм анда ничек итеп якын коммуникация төзеп булуы турында сөйләячәк. Табышны арттыру инструментлары белән уртаклашачак. 

Икенче блок контент булдыруда трендларга багышланачак. Бу өлкәдә үз экспертизасы белән маркетолог-стратег, продюсер Лилиана Мөхәммәтҗанова уртаклашачак. Эксперт эшли торган контентның төрләре һәм форматлары, аны социаль челтәрләрдә алга җибәрү турында сөйләячәк. Шулай ук докладчы аудиторияне нәтиҗәле «җылыту» һәм сату уемын көйләү темасына да кагылачак. 

Чарада катнашу өчен теркәлү кирәк. 

Чара ШЭ, ҖЧҖ милекчеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International