Татарстанда кадрларның квалификациясен күтәрүнең кирәкле юнәлешләрен ачыклау өчен эшкуарлардан сораштыру үткәрәләр

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарларыннан үз хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең кирәкле юнәлешләре турында кире элемтә җыя. Алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсе «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем бирүнең түләүсез программаларын эшләү булачак.

Мәгълүмат эшкуарларның һәм аларның хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча түләүсез программаларның тематикаларын һәм юнәлешләрен әзерләгәндә исәпкә алыначак. Сораштыру республика бизнесының уңышлы эшләве һәм үсеше өчен дисциплиналарның иң кирәкле юнәлешләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International