Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгендә хәзер нибары 2 документ буенча ШЭ яисә ҖЧҖ ачарга мөмкин. Үзәк белгечләре эшкуарлык эшчәнлеген башлау өчен консультация һәм барлык кирәкле процедуралар үткәрәчәк.
Хәзер ШЭ яки ҖЧҖ ачу өчен паспорт һәм СНИЛС кына кирәк. Өстәмә рәвештә ҖЧҖ өчен - «Минем бизнес» үзәге белгечләре рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк гарантияле хат. Элегрәк эшкуарлык эшчәнлеген башлау өчен документлар пакеты таләп ителгән иде.
Шулай ук «Минем бизнес» үзәге маркетплейсларда эшләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, реклама аша алга җибәрү һәм хисап тапшыру сервисларына түләүсез керү мөмкинлеген бирү хезмәтенә гаризалар кабул итә. Хезмәтне алуга заявканы МСП.РФ цифрлы платформасында онлайн бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.