Иртәгә, 25 июльдә, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанда партнерлык финанслары: беренче яртыеллык йомгаклары» темасына матбугат конференциясе узачак. Спикерлар ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре һәм партнерлык (ислам) финанслары базарында катнашучылар булачак. «Татар-информ» МА сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.
Чарада катнашачаклар:
1. Хәлиуллин Руслан Радик улы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанслары буенча бүлекчә җитәкчесе;
2. Садриев Марат Мәлик улы – «Ак Барс Банк» ГАҖ ислам банкингы үзәге директоры;
3. Гыйниятов Әсхәт Мидхәт улы – «Т-Банк» АҖ ислам финанслары юнәлеше җитәкчесе;
4. Едиханов Ренат Әнвәр улы – «АС САЛЯМ» идарәсе рәисе;
5. Булат хәзрәт Мөбарәков – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы;
6. Шакиров Айрат Мәгъсүм улы – «НурФинанс» ҖЧҖ директоры;
7. Садртдинов Илнур Хәлил улы – «Иҗара лизинг» ҖЧҖ директоры.
Исегезгә төшерик, 2023 елның 1 сентябреннән Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда һәм Чечняда партнерлык (Ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент башланды. Тиешле законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.