Татарстаннан 300 гә якын проект «Студентлар стартабы» программасының бишенче чиратында җиңеп чыкты һәм үз инициативаларын үстерүгә 1 млн.сум акча алды. 24 июльдә 15:00 сәгатьтә программа җиңүчеләренең сорауларына багышланган туры эфир узачак.
«Студентлар стартабы» конкурсы 2022 елда Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан эшли башлады. Конкурсның максаты – яшьләрнең технология эшкуарлыгына этәргеч ясау. Татарстанда конкурсның 5 этабында 700 дән артык студент җиңүче булды.
Җиңүчеләр проектны гамәлгә ашыру өчен Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан 1 млн сум ала.
«Минем бизнес» үзәге белгечләре турыдан-туры эфирда катнашучыларга Инновацияләргә ярдәм фонды белән килешү төзү, юридик затны ачу һәм проектны гамәлгә ашырганда эш этаплары турында сөйләячәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды консультация хезмәтләре күрсәтә, бизнес-планнар төзүне, шулай ук күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслый һәм башка ярдәм чараларын күрсәтә.
Туры эфирга сылтама: https://vk.com/video/@dom_pred?list=ln-1o4SoFNLPDHfeWB5tZ&preview=&screen=&webcast=&z=video-172054850_456239507
Шулай ук эфирда катнашучыларга зур булмаган сораштыру узарга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScgZSYhlR25LSFBGJ8EISynClXMApNBHtijeCuI4nzcfuScmQ/viewform?usp=sf_link
Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.