Татарстанда дәүләттән 350 мең сумга кадәр грант алырга теләүчеләр өчен алтынчы уку агымы башлана

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

22 июльдән 25 июльгә кадәр «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен «Эшкуар әлифбасы» дигән онлайн-укыту уздырачак. Социаль контрактлар нигезендә 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстанда башлангыч эшкуарларга ярдәм итү коралы бар. Татарстан халкы шәхси эшкуарлык эшчәнлеген, үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга социаль контракт төзи ала. ШЭ, үзмәшгульлек оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 мең сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга – 200 мең сум.

Ярдәм алу өчен мәҗбүри шарт буларак бизнес-план төзергә кирәк, программада катнашучыларны «Минем бизнес» үзәгендә «Эшкуар әлифбасы» дигән бушлай онлайн-курсында өйрәтәчәкләр. Шулай ук Үзәк белгечләре катнашучыларны эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә һәм башка файдалы бизнес-күнекмәләргә дә өйрәтәчәкләр. Укулар ай саен уза, 22 июльдә аның алтынчы агымы башлана. 2024 елда республиканың 200 гә якын гражданины белем бирү чаралары белән колачланды.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме  РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International