Татарстанлылар Россиянең инвестицион картасында үз мәйданчыкларын арендага яисә сатып алуга урнаштыра алачак

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Юридик һәм физик затлар хәзер Россиянең инвестицион картасында үз мәйданчыкларын арендага яки сатып алу өчен урнаштыра ала. Бу хакта Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов «Россиянең көньягын үстерү: сыйфатка инвестицияләр» сессиясендә хәбәр итте. 

«Бүген картада инвестиция мәйданчыкларын шәхси затлар тарафыннан урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килде. Бу кече бизнес өчен биналар да, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы алып бару өчен җир участоклары да булырга мөмкин. Берничә атна эчендә төбәк администрацияләре гаризаларны карый башлаячак, ә инде август аенда аларны арендага яки сатып алырга мөмкин булачак», — диде Мурат Керефов

РФ инвесткартасын агымдагы елның февраль ахырында эшләтеп җибәрделәр. Бу вакыт эчендә анда 16 меңнән артык инвестиция мәйданчыгы урнаштырылган, шуларның 317се Татарстан Республикасында урнашкан.

Картада булачак проектның эшлекле тирәлеген: сату базарларын, преференциаль режимнарны, файдалы казылмаларны һәм юл япмасыннан алып кәрәзле элемтәгә кадәр – инфраструктураны сыйфатлы бәяләргә мөмкин. Әгәр кирәкле тоташтырулар булмаса, участок карточкаларында техник тоташтыру шартлары күрсәтелгән. Биредә төрле төбәкләрдә мәйданчыклар сайлап алу һәм аларны чагыштыру, шулай ук проектны гамәлгә ашыруга йогынты ясый алган Россия субъектларының төп макроикътисадый күрсәткечләре турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Болар барысы да проект чыгымнарын бәяләргә һәм дәүләт ярдәме чараларын сайларга мөмкинлек бирә.

Элегрәк Икътисадый үсеш министрлыгы инвестиция проектларына ярдәм итү чаралары порталын эшләгән иде. Сайтта алар барлыгы 30 – кредит бирүдә ярдәм итү, өстенлекле режимнар, салым һәм тариф ташламалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International