Татарстанда бизнеска дәүләт микрофинанс ярдәме күләме 10 ел эчендә 9,2 млрд сумнан артып киткән

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Мондый сумманы бизнеска ярдәм итүче дәүләт институты – «Эшкуарлыкка ярдәм фонды» (алга таба – Фонд) белгечләре билгеләде, аңа бүген 10 яшь тулды. 

Үз эшчәнлеге вакытында ярдәм институты 9,2 млрд.сумнан артык суммага 5 меңгә якын микрозайм биргән, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында да. Татарстан фонды капитал күләме һәм бирү күләме буенча илнең иң нәтиҗәле дәүләт фондлары өчлегенә керә.

Республика җитәкчелеге Икътисад министрлыгы һәм Фонд белгечләре белән берлектә клиент-үзәклелек принципларына нигезләнгән бизнеска хезмәт күрсәтү механизмын һәм ярдәм чараларын камилләштерү буенча эш алып бара. Мәсәлән, ташламалы финанслауга гаризаларны карау вакыты 2018 елда 180 көннән 2024 елда 3-5 көнгә кадәр кыскартылган, бу республика бизнесына проектларны үстерүгә оператив рәвештә һәм вакытында акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Бу эш кысаларында 2019 елда Татарстан финанс ярдәме алу өчен онлайн-сервис гамәлгә ашырылган илнең беренче һәм бердәнбер төбәге булды. 

2024 елда Фонд партнерлык (ислам) финанслары буенча сынау проекты кысаларында эшкуарларга ярдәм итә башлады. Фонд портфелендә Россия ислам институты белән берлектә эшләнгән һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы белән килештерелгән «Мурабаха» һәм «Иджара» дигән ике продукты бар. 

2019 елда ярдәм институты «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты чараларында катнаша башлый. Фонд структурасында республика бизнесын комплекслы үстерү буенча илкүләм проектның максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру өчен төзелгән «Минем бизнес» үзәге барлыкка килә. Үзәк эшләгән вакытта КУЭ илкүләм проекты кысаларында 82 меңгә якын эшкуарлык эшчәнлеге субъектына, 13,5 мең үзмәшгуль гражданинга һәм эшкуарлык эшчәнлеге башында кызыксынучы 43 мең физик затка дәүләт ярдәме күрсәтте. 

Фонд бурычларының берсе – эшкуарларны акселерацияләү, аларның сыйфатлы үсеше, шул исәптән тышкы базарларга чыгу хисабына да. Фонд Татарстан бизнесын сату географиясен киңәйтү идеясеннән алып экспорт килешүен алып баруга кадәр озата бара һәм хуплый. 

Үсеш инструментларын һәм программаларын камилләштерү өчен үсеш институты белгечләре төбәкнең бизнес-берләшмәсе белән диалог төзегәннәр, шул исәптән сораштыру кампанияләре кысаларында да. Мәсәлән, респондентлар фикеренчә, дәүләт ярдәме аркасында аларның 80% ы хезмәт күрсәтелгәннән соң беренче айда ук клиентлар агымының артуын билгели, алучыларның продукциясе таныла, сату базарлары киңәя. Алучыларның 63% – керем үсешен, 62% сату күләменең үсешен билгели. 

Бүгенге көндә барлык ярдәм һәм хезмәт күрсәтү программалары онлайн рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасында кулланыла һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International