«Цифрлы мудараба». Россиядә беренче тапкыр шәригать нигезендә инвестиция платформасында акча җәлеп итү буенча килешү үткәрелде

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

12 июльдә Татарстан компанияләре – «АС САЛЯМ» КТ һәм «СТАТУС» теркәү бергәлеге» АҖ (Россия Банкы тарафыннан инвестицион платформалар операторлары реестрында теркәлгән) «Статус-Инвест» инвестиция платформасы базасында мудараба финанс продукты буенча сынау килешүен үткәрделәр. Бу партнерлык капиталы базары өчен уникаль финанс продукты. Сукук-әл-мударабның аналогы булып тора. Заемчы, үз проектын инвестиция тәкъдиме рәвешендә рәсмиләштереп, акча җәлеп итә ала. Шул ук вакытта инвестор белән турыдан-туры элемтә гамәлгә ашырылмый. Барлык хезмәттәшлек инвестиция платформасы кысаларында дистанцион рәвештә бара. Бу килешү Россиядә беренче тулы инвестиция мәйданчыгына старт бирде, аның финанс продуктлары 417-ФЗ («Партнерлык финанслары турында») һәм 259-ФЗ («Инвестиция платформаларын кулланып инвестицияләр җәлеп итү турында») таләпләренә туры килә.

«Мудараба» ислам финанс продукты – финанслау килешүе, аның кысаларында инвестор заемчыга финанслау суммасын бирә һәм керем буларак заемчы җәлеп ителгән акчалар хисабына гамәлгә ашыра торган проект тудырган табыштан өлеш ала.

Платформаның клиент-инвесторлары булып шәхси клиентлар, шәхси эшкуарлар һәм теләсә нинди оештыру-хокукый формасындагы компанияләр, партнерлык финанслары принципларын уртаклашкан һәм Россия массакүләм базары өчен яңа продукт белән танышкан барлык кызыксынучылар да чыгыш ясый ала.

Инвестицион кертемнәрне таләп итә торган проектлар өчен финанслауны Россия Федерациясе территориясендә эшләүче, эшчәнлеге шәригать нормаларына туры килгән Россия компанияләре ала ала. Функционалы кызыксынучыларга хәләл инвестицияләргә тигез хокуклар биргән платформаның бәхәссез өстенлеге булып бизнес һәм шәхси инвесторларда яңа, киң, элек булмаган мөмкинлекләр барлыкка килүе тора.

Әлеге инвестицион продукт нигезендә түбәндәгеләр булдырылачак:

  • партнерлык финанслары базарында катнашучылар өчен банкара кредит базарының аналогы. Экспериментта катнашучылар үзләренең артык ликвидлыгын урнаштыра да, кассадагы өзеклекләрне ябу өчен акча да җәлеп итә алачак;
  • шәригать принципларына ярашлы рәвештә проектларга/килешүләргә финанслар җәлеп итү мәйданчыгы.

Шулай итеп, «Цифрлы мудараба» инновацион продуктын эшләтеп җибәрү Россия Федерациясендә партнерлык капиталы базарын формалаштыра башларга мөмкинлек бирәчәк.

Ислам инвестиция банкингының Россия инновацион продукты белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://ас-салям.рф/ishchem-proekty https://platform.rostatus.ru/#platform

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International