Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыклар, ведомстволар, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, муниципаль берәмлекләр һәм эшче төркемнең башка катнашучылары катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышын уздырды. 
 
Эшче төркем утырышы кысаларында ике мәсьәлә каралды:
-хезмәт мөнәсәбәтләрен үзмәшгуль гражданнар белән гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр белән алыштыруны рөхсәт итмәү буенча йогынты чараларын гамәлгә ашыру турында;
- Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны «Контент» мәгълүмат системасында мәгълүмати яктырту турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International