МСП.РФ цифрлы платформасы онлайн-сервисы ярдәмендә Татарстан эшкуарлары бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторлар таба ала

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстанның кече һәм урта бизнесына МСП.РФ цифрлы платформасында финансларны җәлеп итү өчен яңа сервис тәкъдим ителде. «Инвестицион проектлар витринасы» аша эшкуарлар хәзер үз тәкъдимнәрен урнаштыра алачак, аларны МСП.РФ кулланучы 850 меңнән артык кеше күрәчәк. Инвесторларны җәлеп итү проектларны гамәлгә ашыру өчен заем акчаларын эзләүгә альтернатива булырга мөмкин, дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

«Инвестицион проектлар витринасы» –  бу үз проектын максималь максатчан, эшкуарлык аудиториясенә тәкъдим итү мөмкинлеге, ул бүген инде 850 меңнән артык кулланучыдан тора. Әлеге сервисны эшләтеп җибәрү белән уникаль коммуникация мәйданчыгы барлыкка килә, анда инвестицияләр кирәк булган һәм башка проектларга акча кертергә әзер булган кешеләр очраша ала. Цифрлы платформа каталогында инвестиция тәкъдимнәре структуралаштырылган, бизнес-планга ия һәм гамәлгә ашыруның төрле стадиясендә», – диде Александр Исаевич.

Проектның һәр карточкасы МСП.РФ каталогында төп мәгълүмат белән тасвирлап алып барыла. Гомуми мәгълүматлардан тыш, финансларны гамәлгә ашыруның агымдагы этабы һәм гомуми вакыты, максатлары һәм планлы җәлеп итү вакыты да күрсәтелгән. Шулай ук бизнес күрсәткечләре дә, шул исәптән көтелгән табыш, кирәкле финанс күләме һәм проектның гомуми бәясе тәкъдим ителә. Эзләргә уңайлы булсын өчен фильтрлар һәм проектларны сортлау бар.

Яңа сервис эшли башлаганда цифрлы платформада инде 13 проект тәкъдим ителгән. Алар Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Татарстан Республикасында һәм Мурманск өлкәсендә гамәлгә ашырылырга тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта МСП.РФ — ул кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен 30дан артык онлайн-сервис. Алар онлайн ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә, бизнес һәм дәүләт коммуникацияләре өчен каналлар бирә, яңа партнерлар һәм сату базарлары эзләүдә ярдәм итә. Цифрлы платформаны 850 меңнән артык эшкуар куллана. Ул Президент Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында булдырылган һәм үсеш ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International