Татарстан эшкуарларына бушлай бизнесны скоринглау мөмкинлеге бар

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

КУЭ цифрлы платформасында бизнес рейтингын исәпләү өчен сервис барлыкка килде (скоринг).

КУЭ субъектын бәяләүнең скоринг моделе – юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлегенә комплекслы анализ, ул КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме чараларын бирү мөмкинлеген билгеләү максатыннан ачык мәгълүмат чыганаклары нигезендә үткәрелә.

Хезмәт юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга күрсәтелә. Бу хезмәт «Минем бизнес» үзәгеннән дәүләт ярдәме чараларын алу өчен мәҗбүри шарт булып тора

Сезнең бизнесны тикшерү өчен кирәк булачак:

- МСП.РФ системасына керергә

- «Керү» төймәсенә  басарга һәм Дәүләт хезмәтләре аша авторизация узарга

- Әгәр сайланмаган булса, битнең өске өлешендә үз оешмагызны сайлагыз.

- «Сервислар» бүлегенә күчәргә.

- Аннары «Бизнес рейтингын хисаплау»га басарга.

- Алга таба  «Баллны исәпләү» төймәсенә басарга.

Сылтама буенча тулы мәгълүмат: (https://disk.yandex.ru/d/BZoWoghh4lN3eQ)

Татарстан Республикасында бизнеска дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International