Татарстан бизнесына Иран белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Республика эшкуарларын 20 июньдә 13.30 сәгатьтә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак тышкы базарларга чыгу үзенчәлекләре турында бушлай семинарга чакыралар. Семинар кысаларында катнашучылар компаниянең Иран белән халыкара базарга чыкканда очраткан төп проблемаларын һәм мәсьәләләрен хәл итәчәкләр.  

Спикерлар сыйфатында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани әфәнде, Казандагы «МБ Банк» АҖ генераль директоры һәм идарәчесе урынбасары Сейед Вакили әфәнде, Экспортка ярдәм итү үзәге, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре чыгыш ясаячак. 

Семинарны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.  

Чара Петербург урамы, 28 адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» үзәге мәйданчыгында Эшкуар йортында узачак. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/666c4e22c417f304a1995c74/

Катнашу турында тулырак: +7(843)222-90-60 (өстәмә 279), +79179324851. 

2024 ел башыннан Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан 37 семинар һәм вебинар үткәрелгән, шул исәптән районнарга чыгып та, экспорт эшчәнлеген үстерү темасына республиканың 1000гә якын эшкуары укыту узган.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Президент Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектның максаты –  бизнеска аның үсешенең барлык этапларында ярдәм итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International