Татарстанда бизнесны масштаблаштыру буенча бушлай мастер-класс узачак

2024 елның 18 июне, сишәмбе

«Минем бизнес» үзәге Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшкуарлар, франчайзерлар һәм башкалар өчен «Бизнесны масштаблаштыруның 5 стратегиясе» дигән бушлай мастер-класс үткәрәчәк. 

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак.

Экспертлар сыйфатлы франшизаны скамнан ничек аерырга, бизнеска франшиза булдыру өчен нәрсә кирәклеген һәм нинди критерийлар буенча франшизаларның сыйфаты бәяләнүен сөйләячәкләр. 

Экспертлар реаль очраклар белән уртаклашачак һәм практикада катнашучыларга үсеш планын төзергә, питчка чыгарга һәм хәтта кире элемтә алырга ярдәм итәчәк.

Урыннар саны чикләнгән. Гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасы аша кабул ителә (https://xn--l1agf.xn--p1ai/)

Мастер-класс «Минем бизнес» үзәгендә Петербург урамы, 28 адресы буенча узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International