Түбән Камадан стандарт булмаган тимер бетон әйберләр җитештерү предприятиесе 50 млн.сум ташламалы финанс ярдәме алачак

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама моношәһәреннән «КЭСП» компаниясе төзелеш тармагы өчен стандарт булмаган тимер-бетон әйберләр (баганалар, колонналар, юл түшәме плитәләре һ.б.) җитештерү өчен җиһазлар сатып алуга еллык 1% белән 50 млн.сумга якын акча алачак. Финанс ярдәме белән предприятиенең җитештерү куәте 5%ка артачак.

ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе ярдәм күрсәтәчәк. Алынган акчалар хисабына «КЭСП» ҖЧҖ заманча җиһазлар – термостенд сатып алырга планлаштыра, аны кулланганда предприятиедә конструкторда кебек кирәкле форманы тиз арада булдыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу компаниягә җитештерелгән продукция номенклатурасын киңәйтергә һәм җитештерү күләмен елына 14 мең куб.м арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Инвестиция проектының гомуми бәясе 60 млн.сумнан артык.

«КЭСП» компаниясе төзелеш тармагын югары сыйфатлы эшләнмәләр белән тәэмин итәчәк җиһазлар сатып алырга планлаштыра. Бүген Россиядә төзелеш югары темпларда бара. Президент илкүләм максатларга ирешү өчен тармакның мөһимлеген билгеләп үтте һәм уңайлырак торак төзү һәм тирә-юньдә лаеклы мохит булдыру бурычын куйды. Мондый предприятиеләр ярдәмендә илебез матурланачак, ә төзелгән объектлар тагын да яхшырак булачак», – диде Ирина Макиева, ВЭБ.РФ Бизнес-блогының шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры.  

«8 ел эчендә республикада 6,6 млрд.сумнан артык инвестиция инфраструктурасы объектлары төзелде, шул исәптән 4,1 млрд.сумны ВЭБ.РФ кертте. Моннан тыш, бу вакыт эчендә Корпорация ташламалы шартларда Татарстан эшкуарларының инвестиция проектларын 4 млрд.сумнан артык гомуми суммага финанслады. Проектларга инвестицияләр күләме 59 млрд.сумнан артып китте», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов,Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International