Бер ел эчендә Татарстанда кече һәм урта эшкуарларда эшләүчеләр саны 99 мең кешегә арткан

2024 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасында 2024 елның I кварталы йомгаклары буенча КУЭ секторында эшләүчеләр һәм үзмәшгульләр саны 896,2 мең кешегә җиткән, бу 2023 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 12,4% ка яки 99 мең кешегә күбрәк.

ШЭ һәм үзмәшгульләрне исәпкә алып, КУЭ эшләүчеләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бүген республикада кече һәм урта бизнеска тулай төбәк продуктының дүрттән бер өлеше, шулай ук төбәк икътисадында эшләүчеләрнең 44 проценттан артыгы туры килә.

Гомумән алганда, 1 квартал нәтиҗәләре буенча, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юридик затлар һәм ШЭ белән шөгыльләнүчеләр саны 13,6 мең кешегә яки 2,7 процентка, уникаль ШЭ саны 7,9 меңгә яки 10,7 процентка, үзмәшгульләр саны 77,4 мең кешегә яки 35,7 процентка арткан.

Кече һәм урта бизнесны үстерүгә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган һәм җитештерүне киңәйтүгә, яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән федераль һәм республика ярдәм чараларының комплекслы системасы ярдәм итә. 2023 елда республика эшкуарлыгына ярдәм күләме 87 млрд сумнан артып киткән.

Татарстанда бизнес өчен ташламалы программаларны гамәлгә ашыру быел да дәвам итә. Республика эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен финанс һәм финанс булмаган чаралар һәм ярдәм итү инструментлары комплексы бар. Аларны цифрлы рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасында һәм «Минем экспорт» платформасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International