Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышын уздырды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды

Эшче төркем утырышы кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2024 елга Татарстан Республикасы икътисады үсешенең максатчан күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләре каралды.

Муниципаль берәмлекләр алдына түбәндәге бурычлар куелды:
- предприятиеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек төзү;
- барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү;
- проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә һәм булган резервларны гамәлгә ашыруда максималь ярдәм күрсәтү;
- 2024 елга икътисад үсеше күрсәткечләренең максатчан күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International