ТР Икътисад министрлыгы студентларның технология эшкуарлыгына багышланган туры эфир үткәрәчәк

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

13 июньдә 10:30 сәгатьтә ТР Икътисад министрлыгының телеграм-каналында https://t.me/merttatarstan «Технологик студентлар эшкуарлыгы» темасына туры эфир узачак.

Туры эфирда Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге хезмәткәрләре инновацион һәм технологик бизнес белән шөгыльләнергә теләсәгез, Татарстан ярдәменә өметләнеп буламы, технологик стартапка үз интеллектуаль милкен ни өчен  якларга кирәк – шулар һ.б. күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр. Шулай ук «Студентлар стартабы» конкурсы турында да җентекләбрәк сөйләячәкләр, аның кысаларында үз проектыңны үстерүгә 1 млн сум акча алырга мөмкин. 

Эфир спикерлары:
ТР икътисад министры урынбасары – Динар Шакиров;

«Минем бизнес» үзәгенең инновацияләргә ярдәм итү бүлеге җитәкчесе һәм КУЭ корпорациясенең һәм Россия экспорт үзәгенең сертификатланган бизнес-тренеры – Михаил Унтура.

Шулай ук туры эфирны Министрлыкның ВКонтактедагы рәсми битендә карарга мөмкин булачак: https://vk.com/mineconomrt

Исегезгә төшерәбез, илебез эшкуарлыгына ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International