Татарстанның җиңел сәнәгать өлкәсе эшкуарлары Кыргызстан предприятиеләре өчен партнерлар була ала

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

11 июньдә «КУЭ» корпорациясе» АҖ тукыма үсеше үзәге (Кыргызстанның тегү тармагын халыкара базарда алга этәрү буенча оешма) белән берлектә җиңел сәнәгать өлкәсендә Россия һәм Кыргызстан эшкуарлары арасында элемтәләрнең өченче онлайн-биржасын  үткәрәчәк. 

Катнашуга тукымачылык-тегү буенча кече һәм урта предприятиеләр, локаль брендлар һәм кием җитештерүчеләр чакырыла. 

Чара ике як эшкуарларының продукциясен сату базарларын киңәйтүгә, брендларны бергәләп үстерү һәм коллекцияләрне визуальләштерү өчен хезмәттәшлек булдыруга, заказчыларны һәм тегү буенча хезмәтләр күрсәтүчеләрне сайлап алуга юнәлдерелгән. 

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак. Республика бизнесы өчен катнашу – бушлай.  

Сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.

Кыргызстаннан катнашучыларның беренчел исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин.

«КУЭ» корпорациясе» АҖ оештыручыларның элемтәләре: Шемраева Оксана, +7 (495) 698-98-22 (өст. 397), oshemraeva@corpmsp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International