Татарстан инвестиция җәлеп итүчәнлек рейтингының икенче юлын саклап калды

2024 елның 7 июне, җомга

7 июньдә ПМЭФ'24 кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы 2023 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстан традицион рәвештә лидерлар рәтендә – республика Мәскәүдән соң икенче урынны саклап калды.

«Татарстанның лидерлык позициясе ел саен төп капиталга инвестицияләр күләменең артуы белән раслана. 2023 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 1 трлн 180 млрд сум булган. Инвестицияләр күләменең үсеш темпы 122% дәрәҗәсендә тәэмин ителгән. Яңа инвестпроектларны җәлеп итү һәм гамәлдәгеләрен масштаблаштыру өчен республика бизнеска күрсәтелә торган хезмәтләр һәм ярдәм чаралары комплексы белән канәгатьлек дәрәҗәсен арттыруда резервларны һәм үсеш нокталарын ачыклау буенча өзлексез эш алып бара», – дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы Вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Инвестицияләр өчен көрәштә Татарстанның төп конкурент өстенлеге булып инвестиция проектын уңышлы эшләтеп җибәрү өчен кирәкле тәкъдим ителгән чишелешләрне тормышка ашыру тизлеге тора. Бу инфраструктура һәм ресурслар белән тәэмин итүгә, барлык административ процедураларны үтү тизлегенә кагыла. Мәсәлән, инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә технологик тоташтыруны киметү өчен челтәрләрне проектлау һәм төзү вакытында «Бердәм килештерүләр кабинеты» кертелә. «Бердәм килештерүләр кабинетын» кертү процедураларны алга таба оптимальләштерүне һәм челтәрләргә тоташу вакытын кыскартуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук инвестпроектларны эшләтеп җибәрү срокларын кыскарту өчен региональ башкарма хакимият органнары, ведомстволар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән берлектә сакчыл җитештерү принципларын кертү хисабына инвестор өчен төп хезмәтләр үтү вакыты буенча резервларны ачыклау да мөмкин булган. Процедураларның срокларын оптимальләштерү төбәк инвестиция стандартын үстерү буенча эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстан Республикасында региональ һәм муниципаль инвестицион стандартларның 5 элементы буенча нәтиҗәлелекне арттыру эше уздырылды. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Федераль экспертлар төркеме 2023 елда да аның барлык элементларын кертүне раслады.

Шәхси инвестицияләрне стимуллаштыруга югары үсеш алган төбәк инфраструктурасы ярдәм итә. Татарстан индустриаль паркларның һәм МИЗ инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында алда бара. Республикада иң яхшы сәнәгать парклары урнашкан топ-10 объектның дүрт рәтен Татарстанның индустриаль объектлары биләп тора. Рейтингта беренче урынны – «Мастер» Кама индустриаль паркы, икенче урынны «Химград» технополисы алган. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы – җиденче, ә «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы – унынчы урында. Тулаем алганда, топ-60 рейтингында Татарстан сигез урынны алып тора. Шулай ук исемлеккә Саба (20 нче урын), М-7 (23 нче урын), Нократ (49 нчы урын) һәм Кама Аланы (57 нче урын) проектлары кертелгән.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы 9 ел дәвамында рейтинг лидерлары өчлегенә керә. Аның методологиясе 70 күрсәткеч буенча идарә инициативаларының төрле юнәлешләрен бәяләргә мөмкинлек бирә: бизнесның теләсә кайсы этабында ярдәм итү өчен институтларны һәм инфраструктураны үстерү, инвесторлар өчен мәгълүматның дөреслеге һәм тулылыгы, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә цифрлаштыру дәрәҗәсе һәм тизлеге, җайга салу мохитен камилләштерү, шулай ук бизнес өчен ярдәмнең уңайлылыгы һәм нәтиҗәлелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International