Татарстанда социаль контракт буенча бишенче уку агымы тәмамланды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Ел башыннан ук уку курсында барлыгы 170 кеше катнашты. Социаль контракт нигезендә аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга дәүләт социаль ярдәме күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстанда башлангыч эшкуарларга ярдәм итү коралы бар. Татарстан халкы шәхси эшкуарлык эшчәнлеген, үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга социаль контракт төзи ала. ШЭ, үзмәшгульлек оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 мең сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга – 200 мең сум.

Социаль контракт алу өчен бизнес-планны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә «Эшкуар әлифбасы» бушлай онлайн-укытуда төзергә өйрәтәләр.

Хәзерге вакытта социаль контракт алучылар өчен бишенче бушлай уку агымы тәмамланды, аны 10 гражданин үтте. Онлайн укыту эшкуарлык нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. 

Уку айга бер тапкыр уза.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме  РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International